Россиядә акча җыю буенча рекорд куелган

Россиядә яшәүчеләр коронавирус инфекциясе котырган бер мәлдә «оек”ларына 12,1 триллион сум акча җыеп куйган. Банк белгече Максим Осадчий “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

1 октябрьгә кешеләр кулындагы һәм предприятиеләр кассаларындагы “тере” акча күләменең бер ел эчендә рекордлы күрсәткечкә – 28,3 процентка артуы билгеләнгән. Белгеч әйтүенчә, мондый хәлнең 2012 елдан бирле күзәтелгәне булмаган. “Чагыштыру өчен: коронавирус китереп чыгарган кризис алдыннан: 2020 елның 1 мартына бу күрсәткеч дүрт тапкыр ким булып, нибары 7,1 процент тәшкил иткән иде”, – дип билгеләп үткән Осадчий. Сәбәбе – коронавирус пандемиясеннән куркып, акчаны ничек тә сак тотарга тырышу һәм аны банкка илтеп салу урынына өйдә саклау. Тәгаенләбрәк әйтсәк, Россиядә яшәүчеләр гыйнвардан июнь аена кадәрге чорда чыгымнарын 10 проценттан күбрәккә киметкән. Әйтик, 2019 елның беренче яртыеллыгында бер кеше товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр өчен аена уртача 26,9 мең сум акча тотса, быел шушы чорда бу сан 1,93 мең сумга кимегән.
Банк белгече басым ясап әйткәнчә, кулдагы “тере” акча күләме бигрәк тә март (бер айга 5,9 процент) һәм апрель айларында (6,6 процент) нык үскән. Хәзерге вакытта акча җыю процессы кими төшкән. Сентябрь аенда кешеләрнең “оек”ларындагы акча күләме нибары бер процентка арткан.


Фикер өстәү