Исерек шофер аркасында чыккан авариядә кешеләр зыян күргән

5 ноябрь кичендә Татарстанның Югары Ослан районы Татар Борнашы авылы янында «Хенда» автомобиле рулендә утырган ир-ат идарәне югалтып, авариягә сәбәпче була. Кешеләргә зыян китергән юл-транспорт һәлакәте турында әлеге хәлне күрүчеләр хәбәр итте. Алар рульдә утырган ул ир-аттан аракы исе аңкып торганын да әйтте.

«Хенда» машинасында утырган ир-ат алда барган машинаны узарга теләп тизлекне арттыра, башта ул йөк машинасына, ә аннан соң «Рено» автомобиленә бәрелә. «Рено»да утырган ир белән хатын җитди җәрәхәтләр ала, аларны хастаханәгә алып китәләр.

 


Фикер өстәү