Тыелган «Һизб ут-Тәһрир» оешмасының биш кешесе Казанда тоткарланган

Федераль куркынычсызлык хезмәте Казанда мөселманнар арасында вербовка белән шөгыльләнүче Россиядә тыелган «Һизб ут-Тәһрир» террорчылык оешмасының биш әгъзасын тоткарлавы турында хәбәр итә. Бу хакта Интерфакс белдерә.

Казанда террорчылар ячейкасы эшчәнлеге махсус хезмәтләр тарафыннан Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия белән берлектә туктатыла. Бу хакта җомга көнне Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Иҗтимагый элемтәләр үзәге хәбәр итте.

Махсус хезмәт мәгълүматлары буенча, кулга алынучылар «бөтендөнья хәлифәтен төзү доктринасына нигезләнеп, дөньяви җәмгыять институтларын җимерүгә һәм көч кулланып гамәлдәге хакимиятне алып атуга юнәлдерелгән эшчәнлек алып барган». Тоткарланучылар Татарстан халкы арасында террорчылык идеологиясен тараткан, үз сафларына мөселманнарны тарткан, дип белдерәләр федераль куркынычсызлык хезмәтендә.

Тоткарланучыларның яшәү урыннарында Россиядә тыелган «Һизб ут-Тәһрир» оешмасының пропаганда материаллары, элемтә, террорчылык эшчәнлегендә кулланылган электрон мәгълүмат йөртү чаралары табылган. Җинаять эше кузгатылан.


Фикер өстәү