Татарстанда 57 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә Татарстанда COVID-19 коронавирусы белән 57 кеше зарарланган. Барлык очракта аларның вирусны авыру кешеләрдән йоктыруы булуы билгеле. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«11 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 46 кеше өйдә дәвалана», — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Авыручыларның күбесе 30дан 50 яшькәчә кешеләр — 19, икенче урында — 50-60 яшьлекләр — 15 кеше. 60-70 яшьлекләр дә бар — 12 очрак теркәлгән.

Гадәттәгечә, вирус йоктыру очракларының күбесе Казанга туры килә — 27 кеше. Әлмәт районында — 7, Чаллыда 5 кешедә авыру ачыланган.

Соңгы мәгълүматларга караганда, республикада COVID-19 инфекциясен йоктырган 8 706 пациент теркәлгән. Барлыгы 7 713 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 37се — узган тәүлектә.


Фикер өстәү