Тренер Алинә Заһитованың спортка кайту шартын атады

Тренер һәм хореограф Даниил Глейхенгауз Олимпия чемпионы Алина Заһитовага спортка кайту өчен нәрсә кирәк икәнлеген аңлатты.

«Ул чыннан да бүгенге көндә укуга азрак вакытын бүлеп бирә, элеккеге яхшы вакытлардагы кебек күбрәк күнегүләр ясый. Ни өчен ул шөгыльләнә? Бу сорауга ул гына җавап бирә ала.

Спортка кире кайту өчен, аңа бөтен нәрсәне яңадан өйрәнергә һәм торгызырга кирәк. Биш өчле, 3-3 каскады сикерергә мәҗбүри, өстәвенә, бу җыелма программаны ясау өчен физик кондицияләр җыю мөһим. Әгәр дә ул моны эшләсә, ул вакытта инде кайту турында сөйләргә мөмкин булачак «, — дип Глейхенгаузның сүзләрен китерә «Матч ТВ».

18 яшьлек Заһитова ярышларда 2019 елның декабреннән бирле катнашмый. 2020/2021 елгы сезонда ул Россия Кубогы этапларының берсенә дә кертелмәгән, анда ил чемпионатына сайлау уза.


Фикер өстәү