Мишустин Россия төзелеш министры вазифасына Ирек Фәйзуллинны билгеләргә тәкъдим итте

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Россиянең дүрт министры вазифасына кандидатларны Дәүләт Думасы каравына тапшырды. Татарстанның элекке төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллинны Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазифасына билгеләргә тәкъдим ителә. Бу хакта РФ Хөкүмәте башлыгы вице-премьерлар белән иртәнге киңәшмәдә хәбәр итте.

«Федераль министр вазифаларына билгеләү турында берничә тәкъдим керде. Николай Григорьевич Шульгинов — энергетика министры, Ирек Әнвәр улы Файзуллин — төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры, Виталий Геннадьевич Савельев — транспорт министры, Александр Александрович Козлов табигый ресурслар һәм экология министры вазифасына тәкъдим ителә», — диде Мишустин.

Россия Премьер-министры билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителгән кандидатларның төрле тармаклардагы бурычларны хәл итүдә бай тәҗрибәсе бар. Моннан тыш, алар элекке эш урынында да үзләрен яхшы яктан күрсәтте.


Фикер өстәү