«Ватаным Татарстан» язучы Альберт Хәсәновның якыннарының кайгысын уртаклаша

Язучы-прозаик, заманында 11 ел «Ватаным Татарстан» газетасының Әлмәт төбәге буенча үз хәбәрчесе вазыйфаларын башкарган Альберт Хәсәнов 82 яшендә бакыйлыкка күчте.

Ул 1937 елның 1 декабрендә Биектау районының Кече Кавал авылында укытучы гаиләсендә туа. 1956–1961 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Лениногорск шәһәрендә «Ильич васыятьләре» газетасы редакциясендә – әдәби хезмәткәр, аннары шәһәр теле- һәм радиостудиясендә соңгы хәбәрләр бүлеге редакторы булып эшли. Альберт абый юктан гына журналистикага кереп китмәгән. Аның әтисе Бари ага Биектау районында чыгучы газетаның баш мөхәррире булган.
– Унбер ел үземне гел сандал белән чүкеч арасында кебек хис иттем. Үз хәбәрче дигәч тә, тырнак астыннан гел кер эзләп йөреп кенә булмый. Холкым белән мин андыйлардан түгел. Шундый зур, дәрәҗәле газетаның вәкиле буларак, беренче чиратта, матурлыкны күрә белергә, булмаса, эзләп табарга кирәк. Мин үз алдыма шундый бурыч куйдым. Шулай да кимчелекләрне күрмичә булмый. Үз хәбәрчеләргә, хуҗаларның да тамагы тук булсын, көтүдәге сарыклар да исән-сау йөрсеннәр дисәң, ике арада эшләргә туры килә. Шулай да ул елларны сагынып искә алам. Хезмәт кенәгәсендә редакторның 4 тапкыр рәхмәт белдерелгән хаты ята, ике тапкыр кул сәгате белән бүләкләделәр. «Атказанган мәдәният хезмәткәре» исемен дә «Ватаным Татарстан»да эшләгәндә алдым, – дип хәтер яңарткан иде Альберт Хәсәнов газетаның 90 еллыгына багышланган юбилейда.
Хезмәттәшләребез Альберт Хәсәновның редакциядәге һәр кеше белән яхшы мөнәсәбәттә булуын искә ала. Аның иҗатының өстенлеге – язучы, каләме шома булуда. Ул барлык темаларга да язды, әмма иң күп язганы – нефть темасы. Нефтьчеләр тормышы турында «Байрак тапшыру», «Фәндәм фонды» кебек документаль повестьларын иҗат итә, «Бер сафта», «Юллар үргә илтә» дигән очерк җыентыкларын чыгара. Альберт ага үзенең оныгының татарча белүе, Кытайда белем алуы белән горурлана иде.
«Ватаным Татарстан» редакциясе мәрхүмнең туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклаша, барысына да сабырлык тели.


Фикер өстәү