Татарстанда 13 бакча һәм 2 мәктәп төзеләчәк

Киләсе елда Татарстанда “Демография” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 13 яңа балалар бакчасын төзү планлаштырыла.

Алар 2290 сабыйны кабул итәчәк. Бакчалар төзүгә барлыгы 2,9 миллиард сум акча тотылачак. Шуның 1,5 миллиард сумы – федераль бюджет акчасы, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте. Моннан тыш 2021 елда “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты кысаларында Казанның “Салават күпере” торак комплексында (1224 урынга исәпләнгән) һәм Совет районында (1501 урынлы) берәр мәктәп ачу күздә тотыла.


Фикер өстәү