Мүк җиләге җыйгандагы маҗаралары турында Зөһрә Гарифуллина: «Сазга басуга баш әйләнеп киткән кебек булды»

Биектау районының Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә апа Гарифуллинаны беренче тапкыр “Ел хатын-кызы” бәйгесендә күргән идем. Ул вакытта ук аның үзенә дә, гаиләсенә дә сокландым. Соңрак ул яшәгән якларга командировкага барырга туры килде. Менә шул чагында инде мин аның белән якыннанрак таныштым.

Аннан соң да аралашып торабыз. Бик уңган, булган, шулкадәр тырыш кеше ул. Алар яшәгән якларның табигате гаҗәеп. Урманнарга, сулыкларга бик бай. Авылларыннан бер чакырым ераклыкта гына Мари Республикасына барып тоташучы урманнар башлана. Күбрәк ылыслы агачлар үсә, шулай ук катнаш урманнар да бар. Зөһрә апа үзе дә урманнарда йөрергә бик ярата. Табигать нигъмәтләрен шулкадәр яратып җыя ул. Быел менә зур яңалыгы да бар – беренче тапкыр мүк җиләге (клюква) җыйган. Яшәгән урыннарының табигате, аның байлыгы турында Зөһрә апаның үзеннән сөйләттек.
– Жирлеккә керүче Гәр һәм Шөмлән авыллары Алан-Бәксәрдән 12-15 чакрым ераклыкта урман эчендә урнашканнар. Бу авылларның тәбигате бигрәк тә матур, соңгы елларда Казан шәһәреннән килеп биредә дача итеп йорт сатып алучылар арта бара. Шәһәр халкын биредәге экологик яктан чиста һава, урман, Илләт елгасының якын булуы кызыктыра. Урманнар кош-кортка, жиләк-гөмбәгә бик бай. Тайгада яшәүче хайваннар — куян, тиен, төлке, селәүсен, кабан дуңгызлары, поши, янут, бурсык биредәге урманнарда да бар, кешеләргә очраштырып торалар. Соңгы елларны аю күрүчеләр дә булгалады. Гөмбәгә килгәндә — биредә аның үсми торган берәр төре бар микән?! Гөмбә сезоны башланса — бөтен Казан халкы безнең урманнарга ябырыла. Жиләккә дә бай безнең урманнар — каен, кура жиләге, каражиләк уңышы бик мулдан була. Бездә һәр бала яшьтән жиләк жыярга өйрәнеп үсә. Үземнең әниләргә ияреп 6-7 яшьтән жиләккә йөри башлаганым хәтердә. Быелгы жәй жиләк уңышын мулдан бирде — каен жиләге бетүгә барганда, каражиләк (черника), жир жиләге сезоны башланды. Каражиләк бигрәк тә уңды. Жыючы да күп булды, бөтен кешегә дә житте. Гәр халкы жиләк сатып хәйран гына акча да эшләде.

Мин, әйткәнемчә, балачактан жиләк жыеп үссәм дә, быелгы ел минем өчен яңалык алып килде. Беренче тапкыр мүк жиләге (клюква) жыйдым. Әллә октябрь аенда көннәрнең шулай матур торуы сәбәпче булды, әллә инде бу жиләкнең дә уңышы башка елларга караганда мулрак булып, Шөмлән-Гәр халкы гына жыеп бетерә алмады. Мин Шөмлән авылы янында мүкле сазлык барын ишетеп белә идем. Элек авылда агачтан йортлар салганда бүрәнә арасына кыстырырга бу сазлыктан мүк әзерләгәннәр. Хәзер яңа төр материаллар мүкне алыштыргач, мүк жыючы да бетте. Сазлык турында мүк жиләге өлгергәч кенә искә төшерәләр.
Мине жиләккә Гәр авылыннан Марина исемле хатын алып барды. Капка төпләренә килеп туктап машинамнан төшкәндә үк, аяктагы гәлүшләремә карап: “Анда резин итексез кереп булмый”, – дип, иренең итекләрен алып чыгып бирде. Мин юлда сораштырып барам. Сазлык куркыныч түгелме, безне суырып алмасмы (партизаннар турында фильмнар искә төшә!), еланнар юкмы?.. Марина миңа сөйләп бара:
– Элегрәк куркынычрак иде. Кулга таяк тотып йөри идек. Ничә еллар рәттән булган корылык сазлыкны да киптерде, бернинди куркыныч юк анда. 15-20 еллар элек гел сулы булып торган урыннары бар иде, «окошко» дип йөртәләр иде, менә алар суыра иде, – диде.
Сазлыкка без килгәндә каршыбызга бишәр литрлы чиләкләрен жиләк белән тутырып кайтыр юлга чыгучы өч хатын-кыз очрады. Мин сораштыруны дәвам итәм, көн дә йөрисезме жиләккә, дим. Юк, без бит үзебез өчен генә, кышка витамин булсынга гына жыябыз, диләр. Менә шушы жиләк житә кыш чыгарга, бәлкем әле тагын берәр тапкыр килербез дә, диләр.
Без Марина белән сазлыкка керәбез. Минем өчен бу яңалык, Гәр урманында тоташ яшел су белән тулган, корыган-ауган каен агачлары баскан шомлы сазлыкны күргәнем бар, бу сазлык башка төрле. Карап торышка суы юк та кебек, мендәр кебек кабарып мүк калкулыклары тора. Аяк белән баскач лычык-лычык килеп су чыга, аяк астында жир тирбәлеп тора кебек. Беренче мәлгә баш әйләнеп киткән кебек тә булды.
Бераздан ияләшелде. Керә-керешкә үк ук мүк арасыннан берән-сәрән күренеп торган кызыл мәржәннәргә үрелдем. Марина әйтә, эчкәрәк керәбез, монда жыйганнар инде, ди. Дөрестән дә, эчтәрәк жиләге дә күбрәк, эрерәк тә. Жыюын бик жиңел димәс идем, басып торган жирең юеш булгач тезләнеп тә, чүгәләп тә жыеп булмый, билдән урталай бөгелгән килеш, гел аска иелеп жыясы. Жиләкләр дә мүк арасында качып утыралар. Бер жиләк күрсәң, янындагы мүкне ачкалап жибәрсәң — тагын ике-өч жиләк килеп чыга. Кайбер урыннарда мүге юк, жиләкнең үз сабагы. Ише күп кебек — алуы читенрәк, сабак-яфраклары кипкән, кулларны тырный. Жыя торгач, жаена төштем. Өч литрлы чиләкне тутырдым.
Сеңлем, мин сөйләгәннән кызыгып, мине дә алып бар дигәч, икенче тапкыр да бардым.

Бу юлы безгә Казан шәһәрендә яшәүче ирле-хатынлы танышларыбыз да иярде. Сазлыкның үзенчәлекле табигатенә сокландылар башта. “Мондый шундый тыныч, башка төрле аура”, – дия-дия атладылар. Тик җиләк жыя башлагач сабырлыклары бер сәгатькә генә житте. Без сеңлем белән тырышып жыйганга карап:
– Бик вак бит, сез ничек күрәсез аларны, әле сез бу чиләкләрегезне тутырырга да уйлыйсыздыр, – дип ух-ах килеп йөренделәр дә, кайтып китәргә булдылар.
Хатыны киткәндә: “Мин базарда сатучыларны, ник болай кыйммәткә саталар икән, дип уйлый идем. Менә хәзер күрдем инде ничек үскәнен дә, жыю да ансат түгел икәнен белдем. Бүтән беркайчан да базарда бәясен төшерергә сатулашмам”, – диде.
Сеңлем белән бу баруда өчәр литрлы чиләкләрне тутырдык, тагын пакетка да жыйдык әле.
Жәй көне черки-чебенгә бу сазлыкка кереп булмыйдыр мөгаен. Ә октябрьдә көннәр иртә-кичен барыбер салкын, көз — көзлеген итә, андый үзәккә үтә торган бөжәкләр бөтенләй дә юк иде. Елан ише нәрсәләр дә күзгә чалынмады.
Мин бу мүк жиләге жыярга баруларымнан шулкадәр канәгать калдым. Туган ягыбызның тәбигатенең байлыкларына исләр китәрлек. Иренмәгән, ялкауланып ятмаган кешегә әллә ниләр жыярга була. Без быел кызларым белән жиләк-гөмбәләрнең бар төрен дә жыйдык. Аннан башка яшь нарат күркәләре жыеп кайнатма ясадык. Гөлжимеш, балан жыйдык. Мәтрүшкәләр жыеп киптердек. Иван-чәй ясап карадык. Быел әле жыйган кешегә урман чикләвеге дә уңды. Болар бит барысы да экологик яктан чиста урманнарда-кырларда үскән табигать нигъмәтләре.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү