Казандагы янгында һәлак булучы 5 кеше дә бер үк районнан булганнар

Кичә иртән Казанда янгын вакытында һәлак булган биш ир-ат барысы да Татарстанның Кукмара районы кешеләре булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына тикшерүгә якын булган үз чыганагы хәбәр иткән.

Чыганак сүзләренчә, Адмиралтейская урамындагы бинада һәлак булган сакчыларның барысы да Кукмара районы кешеләре.

Аларның өлкәнрәкләренә 54 һәм 53 яшь, калганнарына 43, 36 һәм 30 яшь булган.

Моңа кадәр «Ватаным Татарстан» агентлыгы Адмиралтейская урамында янгында биш ир-ат һәлак булуын хәбәр итте. Алар сакчы булып эшләгән. Бу кешеләр үләр алдыннан шалтыратып ярдәм сораган.


Фикер өстәү