Россия төбәкләре башлыкларына коронавирус белән бәйле вәзгыять начар булган очракта чикләүләр кертергә рөхсәт ителә

Россия төбәкләре башлыклары, коронавирус белән бәйле вәзгыять начар булган очракта, икътисадка тискәре йогынты ясамыйча, чикләүләр кертергә тиеш. Бу хакта Министрлар Кабинеты сайтында хәбәр ителә.

Хөкүмәт каршындагы коронавирус таралуга каршы көрәш буенча коорденация советы президиумы утырышы йомгаклары буенча  — субъект җитәкчеләренә төбәкләрдә агымдагы эпидемиология хәленең төбәк оператив штаблары тарафыннан тиешле анализлауны тәэмин итү йөкләнде. Кирәк булган очракта, бу төбәкләр башлыклары коронавирус авыруын киметүгә юнәлдерелгән чикләү чараларын кертергә мөмкин. Шул ук вакытта тискәре икътисади нәтиҗәләргә юл куелмаска тиеш.

Мониторинг нәтиҗәләре Роспотребнадзорга агымдагы елның 16 ноябренә кадәр, алга таба — атна саен тапшырылырга тиеш.


Фикер өстәү