Татарстанда онлайн-мәдрәсә ачылачак

Татарстанда 2020 ел ахырына кадәр онлайн-мәдрәсә ачылырга тиеш. «Дин нигезләрен өйдән торып, интернет аша өйрәнеп булачак.

Проектның бөтен контенты әзер. Ул 100 процент татар телендә», – диде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. Күчмә утырышында Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Туган тел елына беренчел нәтиҗәләр чыгардылар. Мөфти фикеренчә, иң беренче нәтиҗә – узган ел ахырында бастырылган „Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» хезмәте 2020 елда бөтен татар җәмәгатьчелегендә танылды. Ел ахырына кадәр Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләренең текстлары һәм аудиосы мобиль кушымта буларак та эшли башлаячак. Ягъни теләгән һәркем алардан бушлай файдалана алачак.


Фикер өстәү