Алданган “өлешчеләр” тораклы булган

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Совет районы Нокса авышлыгы урамындагы “сакаллы” төзелеш объектына – кайчандыр “өлешчеләр” өчен төзелә башлап ташланган, хәзер менә, ниһаять, сафка баскан 14-16 катлы 190 фатирлы йортка, барлык таләпләргә туры килә, дигән бәяләмә биргән. 

Тәгаенрәк әйтсәк, “өлешчеләр” йорты инде 2015 елда ук төзелә башлаган. Әмма төрле сәбәпләр аркасында төзелеш туктатылып, 2019 елда гына эшләр яңартып җибәрелгән. Тик  йорт төзеп бетерелгәч кабат проблемалар килеп чыккан –инспекторлар тикшерү барышында кайбер таләпләрнең, әйтик, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуны ачыклаган. Яңа йортта төтен куу системасының күздә тотылмаганлыгы билгеләнгән. Йортны төзүче моны тиз арада хәл иткән – хәзер бина заманча таләпләргә туры килә.

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе бу җәһәттән тиешле бәяләмә биргән икән, димәк, озакламый 190 гаилә ничәмә-ничә еллар буе зарыгып көткән фатирларына күченү бәхетенә ирешәчәк, дигән сүз.


Фикер өстәү