Татарстан җитәкчелеге җырчы егеткә музыкаль студия бүләк иткән

  “Ты супер” тапшыруында катнашкан Минзәлә егете 14 яшьлек Данила Новиковка республика җитәкчелеге өендә шөгыльләнер өчен музыкаль студия бүләк иткән. Бу турыда кичә егеткә алып баручы Вадим Такменов тапшыру вакытында хәбәр итте.

– Син бит ниндидер заманча тавыш пульты сораган идең? Өйдә шөгыльләнә торган музыкаль студия, шулай бит? Мин сиңа Татарстан Республикасы хөкүмәтеннән бик мөһим бер хәбәр җиткерәм. Өеңә кайтуга анда сине музыкаль студия көтә, – диде ул Данилага.

Бу хәбәрне ишеткәч, җырчы егет сөенеченнән ни эшләргә белмәде. Гаҗәпләнүдән һәм шатлыгыннан кычкырып җибәрде.

Финалда Данила “В краю магнолий” җырын башкарды. Кызганыч, ул призлы урын яулый алмады.


Фикер өстәү