Коронавируслы кешеләр белән аралашуны мобиль кушымта аша күзәтеп булачак

Россия Санлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы “Стопкоронавирус. Мои контакты” дигән яңа мобиль кушымта эшли. Социаль элемтәләрне күзәтү өчен билгеләнгән ул.

“Медуза” мәгълүматларына караганда, әлеге сервис, якын-тирәдәге мобиль җайланмаларны күзәтеп, телефон хуҗасына үзеннән 10 метр радиус ераклыктагы кешедә коронавирус табылу турында кисәтәчәк. Шул ук вакытта хөкүмәттәгеләр телефон хуҗалары турында (коронавируслы, шулай ук коронавируссызлары турында) мәгълүматлар җыймаска вәгъдә итә.

Кушымтадагы мәгълүматларның аноним булачагы, ягъни авырып киткән кешенең шәхесе ачыкланмаячагы турында билгеләп үтелгән. Мәгълүматлар җайланмада калып, ике атнадан соң автомат рәвештә юкка чыгарылачак икән.

Коронавирустан прививка ясатучылар өчен дә мобиль кушымта пәйда булачак. Мондый кешеләргә үзләренең сәламәтлеге турында хәбәр итүне җиңеләйтү өчен эшләнелә ул.

 

 


Фикер өстәү