Татарстанда оныгын кыйнап яшәгән әбигә карата җинаять эше ачылган

Татарстанда бер әби оныгын тыңламаган өчен кыйнаган. Бу хакта  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  матбугат хезмәте хәбәр итте.

Югары Ослан районында яшәүче 71 яшьлек әби 2020 елның апреленнән ноябрьгә кадәр 9 яшьлек оныгын кыйнап торган. Моңа баланың тыңламавын сәбәп иткән.

«Усал» әби турында хокук сакчыларына күршесе сөйләгән, ул очраклы рәвештә кызны кыйнаганны күргән булган.

Әбигә карата җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү