Газетага язылу

Рамзан Кадыйров төбәк башлыгын сайлауда рекорд куйган: ул 99,85% тавыш җыйган

Беркетмәләр тулысынча эшкәртелгәннән соң Рамзан Кадыйровның Чечня башлыгын сайлауда 99,85% тавыш җыюы билгеләнгән.

 Бу хакта  Россия Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә. Республика җитәкчесен сайлауда аның бу кадәр тавыш җыйганы булмаган әле.

Сайлауда Кадыйров белән ике кандидат көндәшлек иткән. Чечня Иҗтимагый палатасы рәисе Исмаил Денильханов (“Справедливая Россия” тәкъдим иткән) һәм республика парламенты депутаты  (КПРФтан) Хәлид Накаев исә 0,05% әр тавыш җыйган. Рамзан Кадыйров “Бердәм Россия”дән тәкъдим ителгән. 2021 елда Чечня башлыгын сайлауда  – 99,7%, 2016 елда – 94,8% тавыш җыйган. Шул рәвешле быелгы нәтиҗәсе алдагы күрсәткечләреннән югарырак булып чыккан.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре