Равил Харисов турында хезмәттәшләре: «София Ротару белән бер сәхнәдә чыгыш ясаган кеше иде. Ләкин без, һәрвакыттагыча, күрә белмәдек»

Татарстанның халык артисты Равил Харисовны соңгы юлга озаттылар

Әллә кадерен белмәдекме икән? Соңгы вакытта зур чараларда, концертларда күренмәгән артист белән хушлашканда сәхнәдәшләре шулай диде. Унбиш ел буе Мәскәүдә эшләп, Анатолий Кролл җитәкчелегендәге оркестр белән Алла Пугачева, Лайма Вайкуле, София Ротару, Иосиф Кобзон кебек шәхесләр белән беррәттән чыгыш ясаган җырчы татар эстрадасын тагын бер башка күтәрә алган булыр иде дә бит… Бәлкем ул  шундый ниятләр белән Казанга кайткандыр. Ләкин, нишләп мине чакырмыйлар соң, дип гаҗәпләнүдән ары бернинди чара күрә алмаган шул. Кызганыч, эстрада әрсезләр, елдамнар урыны…

Татарстанның атказанган артисты, алып баручы Гүзәл Мортазина аның белән беренче очрашуын искә алды:

– Мәскәүдә гала-концерт вакытында беренче  тапкыр очрашкан идек. Шуннан бирле таныш. Утыз биш елдан артык беләм икән мин аны. Равилнең гаҗәеп энергетикасын, белемен, зыялылыгын белгәнгә, концертларга гел чакырырга тырыша идем. Мин аны тиешле бәясен алмаган җырчы дип саныйм. Татарстанның халык артисты дигән исемгә дә ул әллә кайчан лаек иде. Соңгы вакытта исә концертларга, картайды дип, бөтенләй чакырмый башладылар. Ул, балаларча, ничек инде чакырмыйлар, дип гаҗәпләнә иде. Чыннан да, тавышы бай, репертуары нинди киңкырлы. Киңкырлы дим, чөнки ул карьерасын София Ротару белән башлады. Аннары аны иң югары дәрәҗәдәге артистлар эшләгән Анатолий Кролл оркестрына чакыралар. Аның тәҗрибәсе зур, репертуары бай иде. Ул сәхнәдә үзен тота, тамашачы белән элемтә урнаштыра белә  иде. Ул залны уята, зал белән  аралаша иде. Җырлау гына түгел, оста хәрәкәтләнә, матур итеп бии дә. Яшь артистлар аңа карап өйрәнделәр, кайберәүләр аны кабатларга теләделәр. Ничек булса да, ул өлге була белде. Ләкин белемен дә  яшьләргә җиткереп бетерә алмады, талантын да тиешенчә күрсәтә алмады. Гомерен сәхнәгә багышланган җырчы юкса…

Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова аны үз укытучысы дип әйтә:

– Аның белән эшли башлаганда миңа әле 18-19 яшьләр генә иде. Аннан бик күп нәрсәгә өйрәндем. Сәхнәдә үзеңне тоту, киенү, репертуар туплау – алар барысы да Равил абый киңәшен тотып эшләнде. Ул мине сәхнә культурасына өйрәтте, аның белән бергәләп чит ил классикасы җырларын да башкардык. Гаиләбездә дә иң якын кеше булды. Балаларым да аны бик яратты. Чөнки аңарда масаю, кешегә өстән карап сөйләшү юк иде. Минем юбилей концертымда теләп катнашты. Шунда, их, Равил абыйны күбрәк халыкка күрсәтәсе иде, дип теләгән идем… Ашыга-ашыга китеп барды…

Музыка белгече Филүсә Арсланова аны эстрададагы  беренче номерлы җырчы дип атады:

– Ул сәхнәдә үз-үзен тотышы белән аерылып торды. Аның репертуары шулкадәр бай, ул халык җырларын да, заманча эстрада үрнәкләрен дә, классиканы да бердәй җиңел һәм үтемле итеп башкарды. Аннан нәрсәгәдер риза булмыйча, яңадан Мәскәүгә китеп барды. Гәрчә аның тәҗрибәсен бездә файдаланасы да файдаланасы иде. Хәзер кадерен белеп бетермәдек дип тә уйлыйм. Аннан килеп, вакытыннан алда туган җырчы дип тә атыйм мин аны. Ул җырларны джаз манерында башкара иде. Бездә ул вакытта әлеге алымны бик кабул итеп бетермәделәр.

Равил Харисов 72 яшендә бакыйлыкка күчте. Аның белән хушлашу мәрасиме «Сәйдәш» мәдәният үзәге ишегалдында оештырылды. Хатыны Ирина Харисова әйтүенчә, җырчы почтадан фатир өчен  түләп кайтканда урамда җан бирә. Хатыны аның беркайчан да йөрәгеннән зарланмавы, авырмавы турында да әйтеп узды.

Равил Харисов “Курган” зиратына җирләнде.

Гөлинә Гыймадова

 

 

 

 


Фикер өстәү