Казанда яшәүчеләргә янгын турында кисәтүче җиһазларны бушлай урнаштырганнар

2 ноябрьдән Татарстанда торакта Иминлек айлыгы башланган. Әлеге акция фатирларда янгыннар чыгуны, янгында кешеләр үлемен кисәтүгә, шулай ук көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә юнәлдерелгән.

Шушы көннәрдә Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре Казан шәһәре Вахитов районы өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге вәкиле белән берлектә профилактик рейд үткәргән. Рейд барышында халыкның социаль яктан аз якланулы катлавы өчен Президент программасы кысаларында, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе ярдәмендә, Әмәт торак массивында бер йортка шундый кисәткеч җиһаз урнаштырылган.

– Карт  бит инде мин. Кайбер чакларда нәрсә килеп чыгуын аңламыйча да калам.  Ә бу җиһаз төтен исе тарала башлаганчы ук мине кисәтеп куячак, – ди ялгыз яшәүче Раушания Вафина. – Президентка рәхмәт, мине сайлап алуларына бик шатмын.

Казан шәһәре күзәтчелек эшчәнлеге һәм прифилактика бүлеге өлкән тикшеренүчесе Булат Мирзагалләмов әйтүенчә, айлык кысаларында Вахитов районында 63 йортта 212 кисәткеч җиһаз урнаштырылган инде. Бу эш әле дә дәвам итә. Иминлек айлыгы кысаларында шулай ук профилактик тикшеренүләр, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча инструктажлар үткәрелә.

 


Фикер өстәү