Фәрит Мөхәммәтшин Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка Рәхмәт хаты тапшырды

Бүген Татарстан парламентының Президиум утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка Рәхмәт хаты тапшырды.

«Күпьеллык актив эшчәнлек, парламент белән хезмәттәшлек, республикадагы барлык хакимият дәрәҗәләренең диалогына уңайлы шартлар тудырган өчен, ТР Президент Аппараты җитәкчесенә Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын зур хөрмәт белән тапшырасым килә», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Әсгать Сәфәров Татарстан Президент Аппараты җитәкчесе вазифасын 2013 елдан башкара. Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләре бар.


Фикер өстәү