Миңнеханов «Дакар» раллиына китәчәк «КАМАЗ-мастер» техникасын сынап караячак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дакар-2021» раллиына китәчәк «Камаз-мастер» командасы белән очрашачак һәм аларның техникасын тикшерәчәк. Бу хакта республиканың Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Президентының матбугат хезмәте башлыгы Лилия Галимова хәбәр итте.

«Рөстәм Нургалиевич раллига китәргә әзерләнгән техниканы караячак. Традиция буенча ул техниканы үзе тикшерә. Сынап карарга да мөмкин, соңыннан ул команда белән очрашачак һәм киләчәк планнары турында фикер алышачаклар», — диде Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, 1-2 декабрьдә Марсельдә (Франция) беренчел техник тикшерүләр булачак һәм узышларда катнашачак техниканы Гарәп ярымутравына җибәрү өчен паромга төячәкләр.

43нче «Дакар» 2021 елның 3 гыйнварында башланачак, финиш 15 гыйнварга планлаштырылган.


Фикер өстәү