Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-Мастер» спортчыларын җиңүләре белән котлады

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-Мастер» спортчыларын «Дакар-2021» ралли-марафонында җиңүләре белән котлады.  Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Дакар-2021» ралли-марафонында җиңүчеләр белән очрашу Казан Кремленең тантаналар залында узды.

«Спортта югары дәрәҗәдәге осталык, ныклы команда рухы һәм җиңүгә ышаныч сезне рекордлы 18 нче титулга китерде, — диде Рөстәм Миңнеханов, спортчыларга мөрәҗәгать итеп. — Безнең команда ралли-марафонда җиңүләр саны буенча легендар КТМ мотоциклеты командасы белән тигезләнде».

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Согуд Гарәбстаны комнарында ралли-марафон маршруты барлык катнашучылар өчен дә авыр сынау булды. Шуңа да карамастан, команданың барлык әгъзаларының җайга салынган гамәлләре нәтиҗәсендә иң яхшы нәтиҗәне күрсәтә алдылар — йөк машиналары категориясендә бөтен пьедесталны Татарстан командасы яулады.

Бу катлаулы ярышларда рекордлы 18 титулга экипаж әгъзаларының һөнәри күнекмәләре, техник персоналның көйле гамәлләре, тактик өйрәнү, бер-береңә ярдәм итү һәм мөмкинлекләр чигендә эшләү китергән.

Татарстан Президенты шулай ук «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинга, «Ростех» корпорациясенә һәм барлык спонсорларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

– Безнең команда өчен барысы да — сезнең туганнарыгыз һәм якыннарыгыз җан атты, мин ышанам, сез һәрвакыт ярышның иң катлаулы этапларында сиздегез, — диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү