Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 61 яңа очрагы ачыкланган, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
«16 кеше хастаханәгә озатылган, 45 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.
Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (37 очрак) әйдәп бара. Югары Ослан районында — дүрт, Әлмәт һәм Алабуга районнарында – өчәр очрак ачыкланган.
Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 9 489 очрагы теркәлгән, 8 318 кеше (шуларның 44е – узган тәүлектә) терелгән.