21 яшьлек кыз исән калырга теләп тәрәзәдән сикереп һәлак булган

Казанда 21 яшьлек кыз ут капкан фатирдан сикереп һәлак булган, дип яза «Татар-информ» фаҗигане күргән кешеләргщ сылтама белән.

Кызның, йокы бүлмәсендә янгын чыкканын күргәч, каушап калуы һәм тәрәзәдән сикерүе дә ихтимал. Шаһитлар аның исерек булуын да әйтә.

Бүген иртән Завойский урамындагы күп катлы йортта янгын чыккан. Нәтиҗәдә, 21 яшьлек кыз һәлак булган. Янгын сүндерүчеләр йортта яшәүче тагын өч кешене коткарган, 20 кеше урамга үзләре чыккан.


Фикер өстәү