Татарстанда яңа дәүләт бүләге бирү тәкъдиме белән чыкканнар

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов республикада яңа дәүләт бүләген – «Татарстан Герое» исемен гамәлгә кертергә тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, кайбер төбәкләрдә андый тәҗрибә бар инде. Хәзерге вакытта Татарстанда 55 дәүләт бүләге бар: ике орден, бер орден медале, биш медаль һәм 47 мактаулы исем. Иң югары дәүләт бүләге – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены, аны 2004 елда бирә башлаганнар. Бу бүләккә барлыгы 240 кеше, биш оешма һәм Кукмара районы лаек булган.


Татарстанда яңа дәүләт бүләге бирү тәкъдиме белән чыкканнар” язмасына фикерләр

  1. «Татарстан Герое» исемен тагын блат буенча бирерләр, мөгаен. Кирәкми Татарстанга андый исемне кертергә.

Фикер өстәү