Татарстан митрополиясенең вакытлы идарәчесе билгеләнде

Йошкар-Ола һәм Марий Эл митрополиты Иоанн Татарстан митрополиясенең вакытлы идарәчесе итеп билгеләнде, дип хәбәр итә Татарстан митрополиясе.

Йошкар-Ола һәм Марий Эл митрополиты Иоанн Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл указы белән билгеләнде.

Исегезгә төшерәбез, 20 ноябрьдә, коронавирус аркасындагы өзлегүләр нәтиҗәсендә Татарстан митрополиты Феофанның 74нче яшендә вафат булуы хакында хәбәр иткән иде.


Фикер өстәү