Митрополит Феофан белән хушлашу вакыты һәм урыны билгеле булды

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан белән хушлашу 23 ноябрьдә — дүшәмбе көнне Казанда булачак, дип хәбәр итә Татарстан митрополиясенең матбугат хезмәте.

«Бу әлегә якынча мәгълүмат кына. Тулырак белешмә бераз соңрак билгеле булачак», — диделәр митрополиядә.

Искәртеп үтик, митрополит бүген 20 ноябрьдә, коронавирус инфекциясе аркасында килеп чыккан өзлегүләрдән вафат булды. Ул Митрополияне 2015 елның июленнән җитәкли башлады.

Митрополит Феофанның вафатына бәйле рәвештә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин кайгы уртаклашты.


Фикер өстәү