Минтимер Шәймиев митрополит Феофанның вафатына бәйле кайгы уртаклашты

Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашты, дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Минтимер Шәймиевне һәм митрополит Феофанны Казан Изге ана иконасы чиркәвен торгызу буенча уртак проект берләштерде. Чиркәүне торгызу эшләрен Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңарту буенча республика фонды башкара.


Фикер өстәү