21 июнь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Изге Ана иконасы көне

21 июльдә православие динендәге христианнар Рус православие чиркәвенең иң хөрмәтле Изге Ана иконасы бәйрәмен билгеләп үтәләр. Изге Ана образы белән икона табылган урында чиркәү 1808 елда салына һәм изгеләндерелә, ул Иван Грозный указы буенча нигез салынган Богородица монастыре комплексына керә.

Соборны торгызу Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, ТР Дәүләт Киңәшчесе һәм республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башлана. 2016 елда соборның яңа бинасы нигезенә истәлекле таш Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл тарафыннан салына.

Цензура уставы

1804 елның 21 июлендә Александр I Россия империясендә цензура турындагы беренче уставны раслый. Аның нигезендә барлык басмалар Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан, Дерпт һәм Вилен университетларында махсус булдырылган цензура комитетларында цензура узарга тиеш була.

Вакытлы хөкүмәт башлыгы

1917 елның 21 июлендә Россиянең вакытлы хөкүмәте башлыгы булып Александр Керенский билгеләнә. Александр Федорович Казан белән бераз бәйле булган: аның әнисе Надежда Адлер Казан хәрби округының топографик бюросы башлыгы кызы була. Әтисе, Казан университетының тарих-филология факультетын тәмамлап, кызлар һәм ирләр гимназиясе директоры булып эшләгән. Рус сәяси эшлеклесе үзе Сембердә (Ульяновскида) туган.

«Барбаросса»

1940 елның 21 июлендә Гитлер Германиясенең СССРга һөҗүм итү планын эшләү башлана. Бу көнне Германиядәге Коры җир гаскәрләренең төп командованиесе Адольф Гитлердан тиешле күрсәтмәләр ала. 1940 елның 18 декабрендә «Барбаросса» исемле һөҗүм планы Гитлер тарафыннан раслана.  11 айдан соң немец гаскәрләре совет чиген үтәләр Әмма башлангыч чорда уңышларгаирешүгә карамастан, «яшен тизлегендәге сугыш» планы уңышсызлыкка очрый.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 


Фикер өстәү