Бер районда шәһәр башкарма комитетын таркаттылар

Норлатта шәһәр башкарма комитетын ликвидацияләделәр. Бу хакта «Дуслык» газетасы яза.

Шәһәр белән идарә итүнең барлык функцияләре районның башкарма комитетына тапшырылды, ә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе район башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр буенча урынбасары вазифасына билгеләнәчәк.

Алдарак «Татар-информ» Норлатта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына Федор Терентьевның билгеләнүен язган иде. Элек ул коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе булып эшләде.

Кичә Норлат районы һәм шәһәр советының IV сессиясе булды. Чарада 2020 елда районның социаль-икътисади үсеш фаразларын башкару һәм 2021-2023 елларга бюджет мәсьәләләре каралды.

Киңәшмәдә катнашучылар «2018-2020 елларда Норлат районының мәдәни өлкәсен үстерү һәм саклау» максатчан программасын тормышка ашыруга йомгак ясадылар.


Фикер өстәү