5 бала әнисе Нәсимә Баһауова: «Улы барның кулы бар»

Белмәсәгез белегез, 22 ноябрьдә Уллар көне билгеләп үтелә. Зур бәйрәм түгел, әмма бер-беребезгә игътибар күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек. Малай тәрбияләү җиңелме? Бу сорауны без Азнакайның Мәсгут авылыннан 5 бала анасы Нәсимә Баһауовага бирдек.

«Үскәннәрен сизмәдем»

Азнакай районының Мәсгут авылында Нәсимә Баһауова ире Илгиз белән 4 ул һәм 1 кыз тәрбияләп үстергән. Ире гомер буе колхозда тракторчы булып эшләгән, үзе исә сыер сауган.

– Беренче балам кыз булды. Шуннан соң, дүрт малай алып кайттым. Һәр баламны яратып күтәрдем, әле дә алар өчен өзелеп торам, – ди Нәсимә апа. Тик күңеле генә китек аның. Ире Илгиз абый кыска гомерле була. 54 яшендә йөрәк авыруыннан мәңгелеккә күзләрен йома. Бу вакытта кызы кияүдә була. Иң кече улы Ильяска 10 гына яшь тулып кала.

– Кызым да минем язмышымны кабатлады. 18дә үк кияүгә чыккан иде, 10 ел гына яшәп калды. Ире фаҗигале рәвештә һәлак булды. Дүрт улымның өчесе үз тормышы белән яши. Кызым иртә чыгып киткәч, алар миңа терәк булды. Ирем үлгәч тә, шушы сабыйларым яшәргә көч бирде. Олы улым Рөстәм Сарман районының Җәлил бистәсендә яши. Альбертым күрше йортта гомер итә. Күп итеп маллар тота ул. Тырышып яшиләр. Гел бергә инде без. Ни генә булса да, бөтенебез бергә җыелабыз. Илмасым гаиләсе белән Әлмәттә. Ильяс улым Казанга чыгып китте. Журналистикада укыйсы килде, каршы килмәдем, – ди Нәсимә апа.

Рөстәм, Ильмас, Альберт

Дүрт малайны тәрбияләү авыр булмады дип сораганыбызга, ул үскәннәрен сизмәдем дә дип җавап бирде. Иренең әти-әнисенә рәхмәтле икәнен яшерми. Балаларны алар карашкан. Малайлар үзләре дә бер эштән курыкмый, барысын белеп үсә.

– Абыйлары кечеләрен карап үстерделәр. Миңа бу кирәк, теге кирәк, дип көйсезләнгәннәре булмады. Бик тату үстеләр. Әле дә бер-берләренә терәк булып торалар. Нинди генә проблемалары туса да, бергә хәл итәләр. Балаларым туган җанлы. Малайларың тәртипсез, дип мәктәпкә дә чакыручы булмады, битем дә кызармады. Миңа авырлык китергән балалар түгел алар. Киленнәрем дә әйбәт булды. Беркайчан да улларымның яр сайлауларына катышмадым. Кемне яратсалар, шуның белән гаилә кордылар. Бер киленем – рус милләтеннән. Әмма барысын да тигез күреп, яратам. Үзләре дә, әни, дип кенә торалар, – ди Нәсимә апа. – Һәр   балама бәхет телим. Иң мөһиме,  сау-сәламәт булсыннар! Гаиләләрендә матур яшәсәләр, миңа шул җитә. Әни буларак мин алардан канәгать, игелек күрсәтеп яшәүләренә күңелем сөенә.

– Әти үлгәндә Илмас абый белән мин мәктәптә укый идек әле. Ул вакытта әниебез пенсиядә иде. Ике баланы укытып чыгарасы бар. Әнигә җиңел булмады. Әмма ул безне аякка бастырды. Үзенә бер әйбер дә алмас иде. Бар акчасын безгә тотты. Әниебез беркайчан да усал булмады. Ул безне ачуланмады да. Уңышсызлыкларга очрагач та, юата белер иде. Яхшылары алда көтсен дия иде. Без әниебезгә чиксез рәхмәтле, – ди  улы Ильяс.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү