Песков россиялеләрне коронавирустан вакциналаштыра башлау вакытын атады

Россиядә коронавирустан вакцинация Яңа елга кадәр башланачак, дип белдерде журналистларга Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков.

«Төгәл датаны сезгә әйтә алмыйм, әмма бу Яңа елга кадәр башланырга тиеш. Беренчедән, монда иң мөһиме аның ирекле булуыннан чыгып эш итәргә кирәк», — диде Песков.

Россия Президенты матбугат секретаре билгеләп үткәнчә, вакцинация этаплап, ил географиясен исәпкә алып үткәреләчәк.  Ул коронавируска каршы көрәш буенча Хөкүмәтнең оператив штабы һәм фармопроизводительләр бу мәсьәлә өстендә эшли, дип ачыклык кертте.


Фикер өстәү