Ни өчен пенсия тотыла?

Мин – эшләүче пенсионер. Эшләгән вакытта ай саен 2 мең сум пенсиямне тотып бардылар. Районның Пенсия фондына баргач: «Шулай тотылырга тиеш», – диделәр. Шуңа күрә эштән китәргә туры килде. Алар дөрес эшләде микән? Ни өчен пенсия шулай тотыла икән?

 
Илдус ЙОСЫПОВ. Сарман районы, Җәлил бистәсе

Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге матбугат хезмәте:
– Без Илдус Йосыпов буенча мәгълүматларны җентекләп карап, өйрәнеп чыктык. Ләкин пенсиясе тотылып барган бер генә очракны да күрмәдек. Аның пенсиясе тотылып бармаган. Эшләүче пенсионерларның
пенсияләре индексацияләнми бит. Бәлки, ул шуның белән бутап ялгышкандыр.


Фикер өстәү