Яшь галим Гөлнар Юлдыбаева вафат булган

Уфада яшь галим, эпос белгече Гөлнар Юлдыбаева 43 яшендә вафат булган. Хезмәттәшләре әйтүенчә, ул коронавирус нәтиҗәсендә барлыкка килгән йөрәк өзлегүе аркасында үлгән булырга мөмкин. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Гөлнара Юлдыбаева Россия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институтының фольклористика бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре була.

«Фольклористика» белгечлеге буенча филология фәннәр кандидаты (2006). Башкорт фольклоры проблемаларына багышланган язмалар, «Урал-батыр» эпосының сюжеты һәм стиле монографиясе авторы. «Башкорт фольклор һәйкәлләре» (ХХ-ХХI гасырлар язмалары» томын төзү), «Халык медицинасы», «Заятүләк и Һыуһылу» башкорт халык эпосы» темалары буенча коллектив эшендә катнашкан. 2003-2019 елларда «Экспедиция материаллары» проекты буенча чыккан 16 җыентыкның төзүчесе Гөлнара Юлдыбаева булган.

 


Фикер өстәү