Илдарханов Илдус Гәрәй улы

1944 елның 12 октябрендә Татарстанның Мөслим районы Урыс Шуганы авылында туа. 1969 елда Казан дәүләт педагогия институтының  тарих-филология факультетын, 1973 елда КПСС Үзәк Комитеты каршындагы югары комсомол мәктәбендә журналистика бүлеген тәмамлый.

1969–1971, 1973–1975 елларда – «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире. 1975–1990 елларда – «Социалистик Татарстан» газетасында әдәби хезмәткәр, хәбәрләр һәм спорт бүлеге мөдире. 1990–1992 елларда – «Шәһри Казан»да баш мөхәррир урынбасары. 1992–1995 елларда –«Татарстан хәбәрләре» газетасында баш мөхәррир урынбасары. 1996–2003 елларда – «Шәһри Казан» газетасында баш мөхәррир. Бер үк вакытта Татарстанның спорт журналистлары федерациясен (1974–1984 еллар), Татарча көрәш федерациясен (1989–1991) җитәкли. 2003–2006 елларда – республиканың татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясендә, 2006–2009 елларда – Бөтенроссия татарча көрәш федерациясендә матбугат хезмәткәре.

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

«Олимп тавына ничек менәргә» (1980), «Федор Симашев. Чаңгы юллары» (1984), «Халык һәм спорт уеннары» (1988), «Без – көрәшле халык» (2003), «Алты егет булганнар – Богатырского рода племени» (2005), «Без – көрәшче халык. Родом из борьбы. Tatars – nation of wrestlers» (2009), «Саба ягы көрәше» (2014), «Көрәш дөньясын шаулаткан батыр» (2020) китаплары авторы.


Фикер өстәү