Айсылу Габдинова: «Мактаулы исемнәрнең кемнәргә ни өчен бирелгәне аңлашылмый»

Мактаулы исемнәрне бетерергә кирәк. Социаль челтәрләрдә бу фикер соңгы вакытта бик еш очрый башлады. Сәбәбе – яшь җырчыларны бу исемгә лаек түгел дип исәпләү. Бу җәһәттән Илнар Мирановка тәнкыйть бигрәк тә күп эләкте. Башка җырчылар бу хакта нинди фикердә соң? Айсылу Габдинова, Миранов – чын талант иясе, дип саный.

– Айсылу, хәзер артистларның мактаулы исемнәр алуы да вакыйга кебек кабул ителә һәм социаль челтәрләрдә бу җәһәттән дискуссия, бәхәс тә чыгып ала. Синеңчә мактаулы исемнәрнең дәрәҗәсе калдымы, алдарның артистка кирәге бармы? Илнар Мирановка атказанган артист исемен бирүгә ничек карыйсың? Интернеттагы, ул аңа лаек түгел дигән фикер белән килешәсеңме?
– Мактаулы исемнәр артистка кирәктер дип уйлыйм. Ул синең иҗатыңа бәя, ничек кенә карасаң да. Ләкин аның чыннан да бәясе төште. Ничә еллар күзәтеп барам, күп вакытта кайбер кешеләргә аның ни өчен биргәннәре аңлашылмый. Элек бит җырчы филармониядә яки башка мәдәни оешмада 10 ел хезмәт иткәч кенә аның исемен әлеге дәрәҗәгә тәкъдим иткәннәр һәм бик лаеклы кешеләргә генә әлеге исем бирелгән. Элеккеге бик олы шәхесләрнең кайберләрендә әле дә бернинди исем-дәрәҗә юк. Хәзер исә аның нинди тәртип белән бирелүе, нәрсәләрнең искә алынуы аңлашып бетми. Илнар Миранов исә әлеге исемгә лаек. Ул чын мәгънәсендә профессионал. Аңа бәйләнгәнче сәхнәгә бер белемсез, моңсыз килеш чыккан кешеләргә бәйләнсеннәр иде.


Айсылу Габдинова: «Мактаулы исемнәрнең кемнәргә ни өчен бирелгәне аңлашылмый»” язмасына фикерләр

  1. Ник олкэн артисларга бирмичэ яшьлэргэ бирелэ икэн?! Ничэ артист бу бэхетне котеп улеп киттелэр. Яшьлэргэ олгерэ бит эле. Олкэн артистларга юк, купме кэмсену, улгэч нэрсэгэ ул мактаулы исемнэр?Аны бирептэ ятырга тугел узе курмэгэч. Житэкчелэр нэрсэ уйлыйлар икэн?- шул турыда.

Җавап Отменить ответ