Автобус, трамвай, троллейбусларда һәм метрода 11 062 кешне тикшерү оештырылган

Ноябрь аенда Казанның җәмәгать транспортында битлексез йөрүче 17 406 кеше ачыкланган. Автобус, трамвай, троллейбусларда һәм метрода рейдларны шәһәрнең Транспорт комитеты, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизия хезмәте белгечләре уздырган.

Шәһәр мэриясе матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, барлыгы 11 062 берәмлек транспортта пассажирларны тикшерү оештырылган. Рейдлар барышында 17240 пассажир битлекне, тикшерүчеләр күз алдында, кесәсе яки сумкасыннан алып кигән, 166сы, саклану чарасына ия булмау сәбәпле, транспорттан төшеп калырга мәҗбүр булган.

Октябрь аенда автобус, трамвайларда битлексезләрнең тагын да күбрәк (25,7 меңгә якын) ачыклануын искә төшерик.


Фикер өстәү