Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин: «Ишек барында ни өчен тәрәзәдән йөрергә?»

«Киләчәк», «Тулпар», «Сәләт» – болар соңгы берничә айда Нурлат район үзәгендә балаларның сәләтләрен ачу һәм үстерү өчен ачылган, төзекләндерелгән  биналар. Иң мөһиме һәм күңелгә аеруча ятканы – иҗат үзәкләренең, спорт сараеның, музыка мәктәбенең исемнәре татарча! Бина эчендәге элмә такталар, барлык мәкаль, әйтемнәр дә татарча. 

«Киләчәк» иҗат үзәге быел сентябрьдә ачылган. 915 бала йөри. Биредә алар компьютер серләренә төшенә, сайтлар әзерләргә, балчыктан чүлмәк ясарга, стиль һәм дизайн серләрен ачарга өйрәнә. Шулай ук робототехника, театр студиясе дә бар.

236 урынга исәпләнгән  «Сәләт» өстәмә белем бирү учреждениесенә дә балалар бик теләп йөри икән. Анда алар музыка уен коралларында уйнарга өйрәнә, ноталар «тел»ен ача.

Безне иң шаккатырганы һәм районда яшәүче балаларны, аларның әти-әниләрен  сөендергәне –  кечкенәләр һәм мәктәп укучылары өчен барлык түгәрәкләрнең дә бушлай булуы.

Бу эшләр, әлбәттә, үзеннән-үзе генә барлыкка килмәгән. Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшинның районда татар телен үстерүгә, популярлаштыруга мөнәсәбәтен чагылдыручы төп күрсәткечләрнең берсе бу. Узган ел ЗАГС идарәсе дә аерым бинада ачылган.

– Без сайлаган юл барлык районнарга да үрнәк була алмый. Бәлки, бу ысуллар Актаныш, Әтнә, Арча, Балтач кебек татар районнары өчен бөтенләй дә туры килми торгандыр. Шулай ук Актанышта башкарыла торган эшләрне монда эшләү һич мөмкин түгел, – ди Алмаз Әхмәтшин үзе бу хакта. – Бездә исә тел мәсьәләсендә вазгыять башкача иде. Монда атамалары татарча булган бинаны эзләп табу салам арасыннан энә эзләү белән бер иде.  Безнең кебек районнар тагын бар. Һәм аларның күбесе эшне кайдан башларга, нәрсә эшләргә кирәклеген белми. Тырышып-тырышып карыйлар да, булдыра алмагач, сөңгеләрен сындыралар да кул селтәп китеп баралар. Без менә шундыйлар өчен тырышабыз. Әнә шундыйларга үрнәк күрсәтә алабыз. Ишектән кертмәсәләр, тәрәзәдән керергә кирәк, диләр. Ә ни өчен әле ишек барында тәрәзәдән керергә? Ишектән керү җаен табарга кирәк. Телне үстерү мәсьәләсендә дә бөтен мөмкинлекләр бар. Яңа ачылган үзәкләргә балалар бик теләп йөри. Татарча тырышып укыйлар, тарихны өйрәнәләр. Телне өйрәтү мәктәп, балалар бакчасыннан башлана. Түгәрәкләрдә, секцияләрдә дәвам итә. Татарча язуларны күреп, укып, аларның күңелендә туган телләренә мәхәббәт уята алсак, без максатыбызга ирешер идек.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү