Бүгенгә һава торышы: томан һәм бозлавык фаразлана

4 декабрьдә, Татарстан территориясендә томан төшү һәм бозлавык хасил булу көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һава шартларының начараюы төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә көтелә.

«Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан төшәчәк», — дип кисәтә синоптиклар.

Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.


Фикер өстәү