Татарстанда элек урнашкан салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми, җил төньяк-көнбатыштан. Урыны белән томан һәм сыкы төшәргә мөмкин.
Юлларда бозлавык хасил була. Көчле җил көтелә, аның юнәлеше үзгәрәчәк.
Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә һава температурасы -18дән -23 градуска кадәр, аязган вакытта -24тән -29 градуска кадәр була. Көндез 12-17 градуска кадәр салкын һава торышы фаразлана.