Рөстәм Миңнеханов Яңа ел чараларын уздыру өчен мәйданчыклар әзерләргә кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа ел чараларын, спорт һәм мәдәни чараларны уздыру өчен ачык мәйданчыклар әзерләргә кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Президент коронавирус инфекциясе пандемиясе шартларында ачык мәйданчыкларның кешеләр өчен ябык биналарга караганда куркынычсызрак булуын искәртте. Шуңа күрә бәйрәм алдыннан аларның эшен активлаштырырга кирәк.

«Безнең ачык киңлектә мөмкинлекләр күбрәк. Яңа ел бәйрәм чараларын, мәдәни һәм спорт чараларын уздыру өчен мәйданчыклар әзерләргә кирәк. Халыкка ял итү өчен барлык шартларны да тудыру мөһим. Бу ябык биналарда җыелудан күпкә яхшырак булачак», — диде ул.


Фикер өстәү