Шәмсетдинов солдатларны атуны планлаштыру турындагы үз күрсәтмәләрен кире какты

ЗАТО Горный хәрби частендә атып үтерелгән хезмәт итүчеләр эше буенча 3 декабрьдә суд утырышы барышында  Рамил Шәмсетдиновның 2019 елның октябрендә бирелгән күрсәтмәләр хәбәр ителде. Алардан ачыкланганча, үтерүне ул җентекләп планлаштырган, тик әлеге судта гаепләнүче ул вакытта үз-үзенә яла ягуын белдергән. Бу хакта «Забайкальский рабочий» корреспонденты хәбәр итте.

— Минем планым бар иде: Пьянковны һәм калганнарны, Графовтан башка, үтерергә җыенган идем. Пьянковның мине унитазга чумдыру вакыйгасы хәлиткеч фактор булды, мин планны тормышка ашырырга карар кылдым. Мин кайда торачагымны белеп тордым, ату өчен алдан ук уңайлы позицияне сайладым, — дигән иде 2019 елның октябрендә Шәмсетдинов.

Прокурор күрсәтмәләрдә аерманы аңлатуны сораганнан соң, Шәмсетдинов шок хәлендә булуын һәм үз-үзенә яла ягуын белдерде. Моннан тыш, узган елгы күрсәтмәләрдә ул кылганнарга үкенмәвен, шулай ук кылган гамәленнән соң исән калырга планлаштырмавын белдерде.

— Мин качырга планлаштырмадым, мине шунда ук хәрби хезмәткәрләрнең берәрсе атып үтерер дип уйладым. Мин кылганнарга үкенмим, — диелгән күрсәтмәләрдә.

Гаепләнүченең адвокаты бу күрсәтмәләрне игълан иткәннән соң, үзенең якланучысыннан кабат үкенүе турында сораган, Рамил моңа уңай җавап биргән.

 


Шәмсетдинов солдатларны атуны планлаштыру турындагы үз күрсәтмәләрен кире какты” язмасына фикерләр

  1. Правильно сделал ,что расстрелил, таких тварей нельзя называть людьми,издеваться над человеком никто!!! Не дал им права.Свободу этому парню!!!

Фикер өстәү