Гомерне 10 елга озайтучы дүрт гадәтне атаганнар

Америка галимнәре, күп кенә тикшеренүләр үткәреп, кеше гомерен ун елга озайту мөмкинлеге бирә торган дүрт гадәтне атаган, дип хәбәр итә “РИА Новости”.
Галимнәр иң элек, җиләк-җимешкә, яшелчә һәм чистартылмаган ярмага бай булган Урта диңгез диетасын тотарга тәкъдим иткән. Мондый ризыклар онкология һәм йөрәк-кан тамырлары, баш мие авырулары, депрессиянең килеп чыгу куркынычын киметә, матдәләр алмашын яхшырта икән.
Икенчедән, алар стресска бирешмәскә һәм тормыштан бары тик сөенечле, уңай мизгелләр генә эзләргә киңәш итә. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, бәхетле кешеләрнең вакытыннан алда үлеп китү ихтималы 3,7 процентка кимрәк. Гомумән, мондыйларның гомер озынлыгы бәхетсезрәк кешеләрнеке белән чагыштырганда 18 процентка күбрәк ди. Шуңа күрә белгечләр безгә канәгатьлек хисе, бәхет хисе китерердәй шөгыль табарга киңәш итә. Иҗади хезмәт (әйтик, шигырь яки хикәяләр язу, рәсем ясау), волонтерлык, йорт хайваннары (авылларда – мал-туар) белән мәш килү, физик күнегүләр, йога кебек медитацияләр булырга мөмкин бу.
Шулай ук зарарлы гадәтләрдән – хәмердән (чамасын белмичә куллану турында сүз) һәм тәмәкедән баш тартырга кирәк. Шул ук вакытта, тикшеренү авторлары билгеләп үткәнчә, спиртлы эчемлекләрне чамасын белеп кенә куллану вакытыннан алда гүр иясе булу куркынычын 17-18 процентка киметсә, тәмәке тарту кимендә ун ел гомерне “урлый”.
Моңа кадәр Европа озын гомер университеты ректоры Юлия Юсипова картлыкның килүен туктатуга ярдәм итәрдәй ризыклар турында сөйләгән. Медик иң элек үзебездә җитештерелә торган табигый ризыкларга өстенлек бирергә киңәш иткән. Моннан тыш ул ризыкларда гормоннар һәм антибиотикларның булмаска тиешлеген искәрткән.


Фикер өстәү