Дүрт кешелек гаилә янгында һәлак булган

Бишбүләк районының Кече Мәнәвез авылында торак йортта янгын чыккан. Дүрт кеше, шул исәптән ике бала һәлак булган, дип хәбәр итә региональ гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә ялкын бөтен йортны чолгап алган була. Аны сүндерүгә биш берәмлек техника һәм 16 кеше җәлеп ителә.

«Янгынны сүндерү барышында 1993 елгы ир белән хатын, 2013 һәм 2016 елгы ике баланың гәүдәләре табылды», — дип хәбәр итәләр МЧС матбугат хезмәтендә. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

 


Фикер өстәү