Күп фатирлы йортта яшәүчеләргә тыюлар кертелә

2021 ел күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә кайбер яңалыклар алып килә. Финанс һәм инвестицияләр академиясенең күчемсез милек базары белгече Алексей Кричевский әйтүенчә, киләсе елдан башлап, аларга чормаларда гына түгел, подвалда да шәхси әйберләрен саклау тыела.

“Анда еш кына хуҗабикәләрнең кышка әзерләп куелган тозланган-маринадланган әйберләрен саклау очракларын күрергә була иде. Моннан ары подвалда әйбер сакларга ярамаячак”, – дип аңлаткан ул “Прайм” агентлыгы хәбәрчесенә.
Шулай ук балкон-лоджияләрдә янып торган шәмнәр, сүндерелмәгән тәмәке төпчекләрен калдыруны тыячаклар икән. Үзгәрешләр подвал тәрәзәләре һәм авария килеп чыгу очрагы өчен булдырылган ишекләргә дә кагыла – хәзер алардагы рәшәткәләр ачылмалы булырга тиеш. Балконда тәмәке төпчеге яки шәм сүндерелмәгән килеш калган яки рәшәткәләр ачылмый икән – штраф түләргә туры киләчәк.
Кричевский сүзләренә караганда, техник карау үтмәгән яки ватык газ җиһазларыннан файдаланырга ярамаячак. Бу кешенең үз хисабына техник карау уздырмаган килеш кенә, теләсә кайсы газ плитәсеннән файдалануын тыюны күздә тота.


Фикер өстәү