Өч яшьлек бала катып үлгән

Чиләбедә шәхси йортның җылытылмый торган өлешендә өч яшьлек кыз мәете табылган, сабыйның катып үлгән булуы мәгълүм.

Йокы киеменнән генә булган сабыйның мәетен иртә белән генә тапканнар.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара, баланың әнисенә карата җинаять эше кузгатылган. Әни кеше фаҗига алдыннан бергә яшәгән ире белән аның туган көнен бәйрәм иткән булган.

Баланың әнисе әйтүенчә, баласы кич караватта йоклап яткан булган, ә соңрак кызы өй эчендә булмавын күреп алган. Бала төнлә верандада калган шарын алырга чыккан булгандыр дип фаразлаган ул.

Әлеге гаиләнең аз керемле булуын һәм профилактик контрольдә торуы мәгълүм. Гаиләдә тагын бер яшьлек бала булуы билгеле.


Фикер өстәү