8 декабрь тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара рәссамнар көне

Рәссамнар көне –профессионаллар өчен генә түгел, бәлки сәнгать сөючеләр өчен дә бәйрәм. Аны  2007 елда Халыкара «Дөнья  халыклары сәнгате» ассоциациясе гамәлгә кертә.

Машина йөртүчеләр өчен

51 ел элек (1967)  Бөекбританиядә  машина йөртүчеләрнең  канында алкогольне тикшерү буенча беренче закон кабул ителә.  Анда норма буенча канда алкогольнең күләме 0,8 промиль булырга мөмкинлеге языла.  Шулай ук транспорт чараларының максималь тизлеге дә билгеләнә:  сәгатенә  70 миль (якынча сәгатенә 113 км).  Ун ел үткәч, экспертлар әйтүе буенча, бу закон  юлларда якынча 6000 кешенң гомерен  саклап кала.

Кыска дулкынлы мич

73 ел элек (1945)  кыска дулкынлы мичкә патент алына.  Аны америкалы Перси Спенсер уйлап таба. Беренче мичләр шкаф зурлыгында,  буе 1,75 метр, авырлыгы 340 кг була. Алар армия ашханәләре һәм зур рестораннар өчен җитештерелә.   Кечкенәрәк мичләр  10 елдан соң эшләнә башлый.


Фикер өстәү