Әзәрбәйҗаннан помидор кертүне вакытлыча тыйганнар

“Россельхознадзор” Әзәрбәйҗанның Азык-төлек куркынычсызлыгы агентлыгына Евразия икътисади берлегенә керүче илләр өчен (берлеккә Россия, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан керә) җибәрелә торган продукциядә даими рәвештә төрле чирләрнең ачыклануы турында инде берничә тапкыр кисәткән булган.

Әйтик, 22 октябрьдән бүгенгә кадәрге вакыт эчендә генә дә Әзәрбәйҗаннан Россиягә кертелүче яшелчә продукциясендә (алма, помидор) Көньяк Америка томат көясе (Tuta absoluta (Povolny) һәм көнчыгыш җимеш күбәләге (Grapholita molesta (Busck) табылуның 17 очрагы ачыкланган.
Шул сәбәпле “Россельхознадзор”, корткычларның ил территориясенә таралуын кисәтү йөзеннән, 10 декабрьдән илгә Әзәрбәйҗаннан помидор һәм алма кертүне тыярга мәҗбүр булган.


Фикер өстәү