Ирек Зиннуров Дәүләт Думасы депутаты вазифасыннан киткән

Сәясәтче ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырту юнәлешендә эшләү өчен Азәрбайҗанга күчеп китәргә ниятли. Бу хакта Татар-информ хәбәр итте.

Дүрт тапкыр Олимпия уеннары призеры, Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Ирек Зиннуров парламентарий мандатын тапшырды. Хәзер ул Берләшкән Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек федераль агентлыгында эшләячәк. Ул биредә Россиянең бер иҗтимагый үзәге җитәкчесе вазифасын биләячәк һәм Россия белән Азәрбайҗан арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырту белән шөгыльләнәчәк.

«Мин Берләшкән Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек федераль агентлыгы карамагындагы Россия үзәге җитәкчесе вазифасын башкарачакмын. Биредә төрле юнәлешләр (рус телен, мәдәниятен, мәгариф, бизнес һәм спортны пропагандалау) буенча эшләячәкбез», — дип белдерде Зиннуров «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә.

Ирек Зиннуров Дәүләт Думасы депутаты вазифасын 2016 елдан бирлебиләде. Анда ул 88 закон чыгару инициативасы һәм федераль кануннарга төзәтмәләрнең автордашы сыйфатында чыгыш ясады.

 


Фикер өстәү