Ковидка каршы вакцина кайта башлады

Татарстанга шушы көннәрдә коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник V» вакцинасы кайтачак.

Аны беренче чиратта чир ияртү куркынычы булган кешеләргә – мәгариф, медицина оешмаларында эшләүчеләргә ясыйлар. Шулай ук республикада «ЭпиВакКорона» вакцинасы да сынау уза. Ул өченче стадиядә сынала. Үзебездә чыгарылган әлеге вакциналар сыйфат ягыннан чит илнекеннән калышмый. Тамак авыртканда, ютәлләгәндә, бүтән чир билгеләре булганда, вакцина ясатуны ике атнага кичектереп торырга кирәк.


Фикер өстәү